Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта «Хезмәтне һәм хезмәт шартларын саклау советы» балаларның җәйге ялын кайгырта

Бүген - 29 июнь көнне Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибе буенча балигъ булмаган балаларның җәйге ялда кыр эшләре вакытында хезмәт шартларын саклау турында чыгышлар ясалды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәтне саклау буенча җаваплы белгече Ришат Нуриев үз чыгышында 14-16 һәм 16-18 яшьлек яшүсмерләрне авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшкә алганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр һәм таләпләр белән таныштырып үтте.
- Баланы эшкә алганда иң беренче очракта әти-әнинең рөхсәте кирәк. Инструктаж үткәрелә, эш тәртибе аңлатыла, әгәр кирәк икән, махсус эш киеме бирелә, хезмәт куркынычсызлыгы тәэмин ителә. 14-16 яшьлекләр көнгә - дүрт, ә 16-18 яшлекләр алты сәгатьтән дә ким эшләмәгәндә, бер атнага 25 һәм 36 сәгать эш башкарып, аена 7, 500 сум хезмәт хакы ала. Әле бу суммага өстәп, килешү нигезендә, район мәшгульлек үзәге аша 1275 сум түләнеп барыла.
Шул ук вакытта эш бирүче иминлекне дә кайгыртырга тиеш. Ел башыннан районда эш урыннарында имгәнү очраклары булганы юк. Шуңа күрә дә замана таләпләре буенча, балигъ булмаган, 18 яше тулмаган балаларга комбайн янына, гомумән, техникалар янына килергә рөхсәт ителми. Алар бары тик җиңел эшләргә генә җәлеп ителә ала, - дип белдерде.
Әлеге таләп белән комиссия әгъзалары бик килешеп бетмәделәр: «Балаларның җәйге ялда акча эшлиселәре килә, ләкин аларны район җирендә алып эшләтергә теләк белдерүче оешма-предприятие җитәкчеләре генә юк. Элеккерәк елларда мәктәптә техникага өйрәтү дәресләре бар иде. Бала производствога әзерлекле, күнекмәләр алган хәлдә барды. Ир балалар мәктәптә үк трактор төзелешен өйрәнеп, таныклык алып чыга иде. Җәйге чорда комбайннарда ярдәмче булып эшләп хезмәт хаклары алдылар... Хәзер кызганыч, балаларны хезмәт белән тәрбияләп, эшкә өйрәтеп булмый. Мәктәпләрдә әти-әниләрнең рөхсәтеннән башка такта сөрттерү дә зур проблемага әверелде», дип үз фикерләрен белдерделәр.
Ә район мәгариф идарәсе методисы Резеда Гаязова балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә һәм андагы проблемаларга тукталды. Мәктәп яны, хезмәт һәм ял, палаткалы лагерьлар эшчәнлекләренә бәя бирде. «Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшләүче балалар бар. Авылларда һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында көтү көтүчеләр, әти-әниләре белән ялланып эшләүчеләр, шабашка йөрүчеләр дә бар. Балаларның төрле яшьтә һәм төрле социаль катлауда тәрбияләнүләрен, аз керемле, тормыш хәле авыр булган, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы гаиләләрдә үсүче балалар да бар. Аларның җәйге ялын оештыруны да игътибарга алырга кирәк", дип белдерде. Чыгышын дәвам итеп, районның «Романтик» балалар лагерына тукталды. Аның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара, путевкалар сатылып бетте, сорау зур. Баламның бер кая да барганы юк дип, авыллардан балаларын алып килүче әти-әниләр бар. Ул лагерь - районыбыз байлыгы. Аны киләчәктә дә саклап калырга, заман таләпләренә туры килерлек шартлар, яңа корылмалар булдырырга, лагерь янындагы күлне чистартып, тәртипкә китерергә иде", дигән теләк-тәкъдимнәрен белдерде.
Соңгы вакытларда республикада балаларның суга батып үлү очраклары артуны исәпкә алып, район мәгариф идәрәсе карары нигезендә, авылларда сыйныф җитәкчеләре һәр баланың өенә барып, өлкәннәрдән башка гына сулыклар янына бармау, иминлекне саклау буенча инструктаж үткәреп кайтуларын искәртте.
Сулыклар мәсьәләсенә тукталгач, районның "Роспотребнадзор" белгече Фәния Сабирова да комиссия әгъзаларына район җирлегендә җәйге чорда коену өчен санкцияләнгән урыннар юк. Моны булдыру мөмкинкинлеген хәл итәргә иде, дигән тәкъдим белән чыкты.
Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советның рәисе Илшат Галимуллин утырыш барышында балаларның җәйге ялын файдалы һәм имин шартларда үткәрү максатыннан кертелгән тәкъдимнәрне эш барышына кертергә ышандырды.

Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250