Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта мәчетне басканнар

Бу караклыкны тыныч күңел белән генә кабул итеп булмый

Әлеге вакыйга турында бәлки язмаскадыр, дип уйлаган идек, әмма бу эшне эшләгән бәндә бернинди тавыш булмады, киләчәктә кыңгыр эшемне тагын кабатларга мөмкин, дип уйламасын өчен җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарырга булдык.

Инде вакыйганың үзенә күчик. Балтач хастаханәсе янында ачылган бистәнең өченче мәчетенең исеме «Ислам нуры» аның җисеменә бик килешә. Эче һәм тышы зәвык белән эшләнгән, пөхтә бу мәчет дин тотучыларны үзенә тартып тора. Әмма дин тотучыларны гына түгел, аны танымаучы, мәсхәрә кылучылар да әлеге мәчеткә сукмак салганнар икән. Моннан ике атна элек, иртәнге намаз укылып, барлык кешеләргә, районыбызга, илебезгә иминлек теләп дога кылганнан соң (ул вакытта иртәнге намаз мәчеттә 5ләрдә укыла иде), барлык утларны сүндереп, дин тотучылар өйләренә юнәләләр. Иртән, 8 тулып китүгә мәчеткә килгән баш имам Фәрит ага Зәкиев коймага беркеткән сәдакә салырга куелган әрҗә капкачының ачылган сыман булуына игътибар итә. Игътибар белән караганда, бу әрҗәнең каерылып ачылуы күренә. Хәбәр полициягә китә. Махсус өйрәтелгән эт белән килгән полиция хезмәткәрләре башка сыймаслык эшне башкаручыны ачыкларга алыналар. Әмма җинаятьченең эзен алган эт, хастаханә коймалары яныннан бик ышаныч белән барса да, олы юлга чыгуга эзне югалта. Машиналарның, кешеләрнең өзлексез юлда йөреп торуы бу очракта комачау итә. Бүгенге көндә урланылган акчаның аз булуы сәбәпле җинаять эше кузгатылу туктатылган, әмма тикшерү эшләре бара.

Бәлки бу җинаять эшләүче ачыкланмас та, әмма шушындый әхлаксыз, аек башка сыймый торган гамәле аның үзенә начар яктан әйләнеп кайтыр әле. Кешегә начарлык теләмәсәк тә, билгесез бәндәнең золымын тыныч күңел белән кабул итеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250