Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта угърылар "Заман" кибетен "чистартканнар"

Узган атнада Балтач бистәсендә яңа караклар барлыкка килгән.

«Заман» кибете сатучысы яңа гына тәрәзәләр сатып җибәргәнгә 30 меңгә якын акчаны кассага салып куеп шатланырга өлгерми, кибеткә 3 егет килеп керә. Кибетченең уяулыгын киметеп, сораулар биргән булып, эшләнмәләр белән танышкан булалар. Шул вакытта угрыларның берсе кассадан булган акчаны кесәсенә салырга җыена. Кибетче бу хәлне күреп, тавыш чыгара, егетләр кибеттән чыгып йөгерәләр. Аларны эзләү бар. Бу очракта кибеткә видеокүзәтү куелмаган, әгәр дә ул булса, без сөйләгән очрак булмас иде, булса да, угрылар тиз тотылыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250