Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бассейнда баткан кызны «теге дөнья»дан кайтарганнар

Казан табиблары бассейнда батканнан соң могҗиза белән исән калган ике яшьлек кызны комадан чыгарганнар.

Бу хәл Мамадыш районында алты көн элек булган иде. Күп балалы ана Түбән Камадан туганнарына кунакка килгән. Бакчада эшләп йөргәндә, гадәттән тыш хәл була. Ике яшьлек бала бассейнга егылып төшә һәм аны йөзтүбән суга капланган килеш табалар. Зәңгәрләнгән сабыйга беренче ярдәмне әнисе күрсәтә.

Ашыгыч ярдәм килгәнне көтмиләр, үзләре юлга чыгалар. Машинада барганда сабыйдан бик күп су чыга. Аннары кычкырып җибәрә һәм күзләрен ача. Трассада барганда ашыгыч ярдәм машинасын очраталар. Балага кислород бирәләр һәм шул рәвешле реанимациягә барып җитәләр.

Сабыйны теге дөньядан кире кайтарганнар дисәң дә була. Бала хәзер элекке хәленә кайткан, элеккечә шар белән уйный, елмая, дип хәбәр итә tatarstan24.tv.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев