Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калмагыз: пособиеләр хакында

Татарстанның 10 меңнән артык йөкле хатын-кызы дәүләт ярдәменнән файдалана.

            Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан 10 меңнән артык хатын-кыз айлык пособие рәсмиләштергән.

              Пособие Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга,  гаиләдә  айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган (Татарстан Республикасында - 11 832 сум),  гаилә милке күчемле һәм күчемсез мөлкәт таләпләренә туры килгән очракта билгеләнә.

           Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә йөклелек чорыннан алып балага 17 ел тулганчыга кадәр ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын берләштерүче бердәм пособие кертелә.

      "Бүген авырлы хатын-кызлар пособиене хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50% чамасы гына  ала. Ә 2023 елның 1 гыйнварыннан, гаилә керемнәренә карап, булачак әни төбәктә яшәү минимумының 50, 75 яки 100% күләмендә пособиегә дәгъва итә алачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

          Йөкле хатын-кыз бердәм пособие билгеләүне сорап йөклелек вакыты 12 атна узганнан соң  мөрәҗәгать итә ала. Пособие медицина оешмасында исәпкә баскан айдан (әмма йөклелек вакыты 6 атнадан да иртәрәк булмаган) башлап, бала туган айга кадәр (шул айны да  кертеп) ай саен түләнә.

          Шулай итеп, пособие алуның планлы срогы 8 ай тәшкил итәчәк.  Йөкле хатын-кыз Бердәм пособиегә гариза биргән һәм аны бала тапканчы алган булса, бала туганнан соң ул  бала туганнан алып 17 яшькә кадәр түләнелүче  Бердәм пособиегә яна гариза бирә ала.

          Айлык пособиене билгеләү өчен гаризаны йөкле хатын-кыз дәүләт хезмәтләре сайтында яки  Пенсия фондының клиентлар белэн эшләу хезмәтендә бирә ала. Түләүләр бары тик "Мир" банк карталарына гына күчерелә. Шуны истә тоту мөһим:пособие билгеләүне сорап язылган гаризаларны тутырганда , карта номеры түгел, ә мөрәҗәгать итүченең исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә.

           Айлык пособиеләр турындагы сорауларга җавапларны гражданнар белән үзара хезмәттәшлекнең - 8 800 6-000- бердәм контакт-үзәге номеры буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев