Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер ай интеккәннән соң...

45 яшьлек хатынга ире бензин сибеп ут төрткән иде.

Уфада ызгыш вакытында ире бензин сибеп ут төрткән хатын үлгән. Тәненең 70 проценттан артыгы пешкән кеше пешү үзәгенең реанимациясендә бер ай ятты. Әмма табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, вафат булган.

Бу вакыт эчендә аның ире тикшерү изоляторында була. Башта аңа үтерергә омтылуда гаеп белдерәләр, әмма, хатынның вафатыннан соң, тикшерүчеләр мәддәне яңадан квалификацияли.

- Башта ир-атка үтерергә омтылуда гаеп белдерелгән. Әмма, зыян күрүченең үлеменә бәйле рәвештә, тикшерү нәтиҗәләре буенча, аның гамәлләре аеруча каты мөгамәлә белән кылынган үтерүгә квалификацияләнәчәк, - дип аныкладылар төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 17 сентябрьдә "Дубравушка" бакча ширкәтендә була. Ир белән хатын ачуланышканнар, шуннан соң ире канистрдан хатынына бензин сипкән һәм ут төрткән. Бичараның кычкырган тавышына бакчадан кызы йөгереп кергән, дип яза Кызыл таң. Ул ялкынны сүндергән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан...


Фото: pixabay.com/ru
Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал кеше үлгән