Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер хатын-кыз үзен туроператор дип кешеләрдән 700 мең сум чамасы акча урлаган

«Туроператор» акчаларны алганнан соң, элемтәгә чыгудан туктаган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казанда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз 2021 елның октябреннән алып, быелның гыйнварына кадәр, үзен туроператор дип, кешеләргә диңгезгә юллама саткан. Ул Казанда һәм Ульяновскида яшәүче биш кешене алдаган һәм алардан 704 мең сум чамасы акча урлаган. Акчаларны алганнан соң, хатын-кыз элемтәгә чыгудан туктаган.

Аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Эш материаллары Питрәч районы судына җибәрелгән дип хәбәр итте, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев