Бер яшьлек бала ябыгып үлгән
31 яшьлек анага карата җинаять эше ачылган. Санкт-Петербург шәһәрендә бер яшьлек бала үлгән. Аның үлемендә әнисен гаеплиләр.
Санкт-Петербург шәһәрендә бер яшьлек бала үлгән. Аның үлемендә әнисен гаеплиләр. 31 яшьлек хатынга карата "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын баласын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән, ашатмаган. 28 гыйнварда сабый вафат булган. Аны ябыгып үлгән дип фаразлыйлар.
Тикшерү барышында бала үлеменең сәбәбе, җинаять китереп чыгарган шартлар ачыкланачак. Җаваплы органнарның һәм профильле хезмәтләрнең гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Хәзерге вакытта судмедэкспертиза билгеләнгән. Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алу турында мәсьәлә хәл ителә.
Бу хакта тулырак: intertat.tatar
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев