Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Безнең полицейскийлар – беренче

Традицион рәвештә Казан каласында Эчке эшләр министрлыгының ел да җәйге уеннары уза. Быел ул Аккош күле янындагы "Динамо" чаңгы базасында үтте.

Балтач полиция бүлеге командасы әлеге чемионатта беренче урынны яулады. Команда составында подполковник Рөстәм Газыймов, полиция капитаннары Рамил Газыймов, Рамил Бәдретдинов, Ләйсән Нәҗипова, өлкән прапорщик Фаил Мөхәммәтшин җиңү өчен гаять тә тырышты, эстафетада да сынатмады, төз атуда да отты... Афәрин, полиция хезмәткәрләренә. Кайчан барма, Кубоксыз кайтмыйлар, хәзерлек белән баралар, чын күңелдән ярышалар, шуңа да Балтач командасын күрүгә, беренче урын безгә түгел быел да, дип башка командаларның күңелләре төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250