Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Боз катламы төшкән биш айлык баланың хәле билгеле

«Түбәләрне чистарту чаралары алып барыла. Кар һәм боздан 65 проценттан артык түбә чистартылды, эшләр дәвам итә»

Әлмәттә боз катламы төшү аркасында зыян күргән биш айлык бала нейрохирургия бүлегендә күзәтү астында, аның тормышына куркынычы янамый. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, узган җомгада Әминов урамындагы педиатрия клиникасы янында 10 каттагы балкон түбәсеннән бозлы кар өеме төште. Нәтиҗәдә биш айлык бала зыян күрде. Баланы әнисе беренче каттагы поликлиникага коляскада алып килгән булган. Ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән малай баланы хастаханәнең реанимация бүлегенә алып китәләр. Моннан тыш, 33 яшьлек ир-ат та имгәнгән.

«Ике пациентка да махсус медицина ярдәме күрсәтелде. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең берсе алга таба күзәтү өчен нейрохирургия бүлегендә тора, тормышына куркынычы янамый. Икенче пациент табиб тикшерүеннән соң амбулатор дәвалануга җибәрелде», - диде ул.

Әлмәтнең үсеш департаменты директоры Кирилл Сафонов әлеге хәлдән соң барлык мәгълүматның тикшерү үткәрү өчен контроль-күзәтчелек органнарына оператив рәвештә тапшырылуын билгеләп үтте.

«Түбәләрне чистарту чаралары алып барыла. Кар һәм боздан 65 проценттан артык түбә чистартылды, эшләр дәвам итә», - дип белдерде Сафонов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/almatta-gaila-ostena-boz-katlamy-tosunen-neckaleklare-bilgele-buldy-5884920

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев