Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Булачак машина йөртүчеләр моны белергә тиеш

Машина йөртүче булырга укыган кандидатлар имтиханны автомәктәпкә бирелгән бәяләмәдән башка бирә алмаячак.

Автомәктәптә булачак машина йөртүчегә бәяләмә биреләчәк, аннан башка ЮХИДИда имтихан тапшырып булмаячак. Тиешле күрсәтмәне Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников бирде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Әлеге бәяләмә автомәктәпнең матди-техник базасының машина йөртүчеләрне әзерләү программаларына туры килүен раслый, ягъни анда автомобильләр паркы, автодром, класслар һәм күрсәтмә әсбаплар бар дигәнне күрсәтә. 

ЮХИДИда мондый бәяләмәләрнең гамәлдә булу вакытын реаль вакыт режимында күзәтә башлаячаклар. Бу мәгълүмат автомат рәвештә ЮХИДИ-М ФИС системасына кертелергә тиеш булачак, кандидатны имтихан бирергә керткәндә инспектор автомат рәвештә аны кертергә мөмкинме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат алачак. Автомәктәпкә лицензиясен кире алу яный.

Автомәктәпләргә бирелгән бәяләмәләрнең гамәлдә булу вакыты турында мәгълүмат ЮХИДИ сайтында булачак, дип яза «Шәһри Казан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди