Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән ир-атны тоткарлаганнар

75 һәм 70 яшь ир белән хатынны аларның өендә эшли торган кеше үтергән һәм хуҗаларның машинасына утырып качмакчы булган.

Чаллыда яшәүче ир-ат өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Җинаятьче ир-атны тоткарлау вакытын узып баручы автомобиль йөртүчеләр видеога төшергән.

«Җинаять урынына Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев барган. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», — дип хәбәр итте агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Ир белән хатынга 75 һәм 70 яшь булган. Аларның мәетләрен Чаллыда Тургай урамындагы шәхси йортларның берсендә тапканнар», — дип сөйләде «Татар-информ» га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Үтерүче ир-ат өлкән яшьтәге парның йортында эшләгән. Ул утырып качарга теләгән автомобиль мәрхүм әби белән бабайныкы булган. Моннан тыш оперативниклар машинада пычак һәм чүкеч тапкан.

erid: 2VtzqwTSgT9

Җинаять урынында тикшерүчеләр эшли, «Ике яки күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

 

Тулырак: ТИ

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять кеше үтерү

erid: 2VtzqwTSgT9