Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чисталык комиссиясенә чакырылганнар "Белмәдек" дип аклансалар да, 2000 сум штраф салынды

16 август көнне район башкарма комитеты каршында эшләп килүче, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендәге АДМ - административ чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Әлеге комиссия утырышы "кече суд" буларак кабул ителә һәм биредә комиссия әгъзалары тарафыннан хокук бозу сәбәпле беркетмә төзелгән гражданнарга җәза бирү, гаебе булган затларга 2000 сумнан башлап штраф каралган.
Бүгенге утырышка Чепья авылыннан 3 гражданин, Әтнә һәм Шеңшеңәр авылларыннан берәр кеше чакырулы иде. Нигездә, аларга беркетмәләр "кызыл линия"дән чыгып, төзелеш алып барган һәм авыл җирлеге идарәсенән рөхсәт язуы алмаган килеш, капка төбенә төзелеш материаллары алып кайтып куйган өчен төзелгән. "Бу хакта белмәдек" дип аклансалар да, аларга карата штраф түләттерү карары кабул ителде.
Ә икенче бер шәхси хуҗалык тотучы бакчасыннан чыккан чүп-чарны, агач ботакларын елга буена илтеп ташлаганы өчен җавапка тартылды.
Шулай ук районда торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән чүп түгү буенча килешү төземәүче затлар да бар икәнлеге ачыкланды.
"Хуҗалыгымнан чүп чыкмый, булган барысын мунча миченә ягып барам мин", дип сәбәбен аңлатырга теләгән иргә комиссия рәисе Рамил Шакиров: "Барлык чүпне дә ягып бетереп бару мөмкин эш түгел. Чүп-чар арасында пластмасс, резина, консервант куркыныч матдәләр дә була. Димәк, сез мунчада шуларны ягып, һавага составында никадәр күләмдә зарарлы, кеше организмына куркыныч тудыра торган матдәләр булган төтен таратасыз икән әле. Бу бит үзе - экологияне пычрату, табигатькә һәм күрше-тирәдә яшәүчеләргә зыян салу дигән сүз. Әгәр экология ягыннан тикшерүче югарырак органнарга китсә, моның өчен катгый җәза бирелүе бик ихтимал. Мунча мичендә генә ягып, ул чүпне утильләштереп бетереп булмый. Иң яхшысы бу очракта - Чепья торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән хуҗалыктан чыккан чүпне алып китеп бару өчен төзелгән килешүгә кул кую!" - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250