Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чит илгә юллар ябык.., бурычыңны түләдеңме соң? (+фото)

Бүген Балтач бистәсендә урнашкан күпфункцияле үзәктә суд приставы хезмәткәрләре “Үзеңнең бурычларыңны бел”, дигән акция уздырды.

Рәсәй кануннары нигезендә, әгәр кешенең 10 мең -30 мең сум тирәсе бурычы булса, аны чит илгә чыгармыйлар. Аэропотта паспорт тикшерүе үткәндә үк тоткарлыйлар андыйларны. Һәрбер пассажирның паспорт мәгълүматларын компьютерга кертеп, бурычлылар исемлегендә юкмы икәнлеген тикшерү чик сакчыларының хезмәт бурычына да кергән.
Ямьле җәйләр җитә. Хәер, хәзер җәйләрне көтеп тормыйлар, ел әйләнәсе чит илгә очыш бара. Эшлекле очышларны алмаганда, райондашлар да чит илләргә ял итәргә ел саен бара. Шуңа күрә, аэропортта “сезнең бурычыгыз бар икән, без сезгә самолетка утырырга рөхсәт итә алмыйбыз” дигән сүзне ишетмәс өчен, алдан-ала бер кат бурычларны карап чыгу зыян итмәс. Бурыч бит ул түләмичә калганыннан бигрәк, белми йөргәне дә булырга мөмкин. Әйтик, кредитыңны түләп бетердем дип уйлыйсың, әмма кечкенә генә суммаң калып, шуңа пеня өстәлеп баруы ихтимал. Банк СМСлар аша кисәтеп торса да, мондый хәлнең булуы мөмкин. Шулай ук тиененә кадәр түләнеп бетмәгән салымнарга да пеня өстәлә-өстәлә, хәйран күркәм сумма барлыкка килүе бар. Бурычларны карау хәзер күпкә җиңел. Дәүләт хезмәтләре сайты www.gosuslugi.ru – күп кулланучы өчен иң кулае. Аның аша салымнарыңны, штрафыңны, суд каршында бурычың калмаганмы, тикшертә аласың. Тагын Салым полициясе сайтында service.nalog.ru бар. Монда инде ИНН номерың кирәк. Номерын хәтерләмәсәң, сайтта аны гына белү өчен мөмкинлек тудырылган дип белдерә бүгенге акцияне оештыручылар. Һәм шулай ук суд приставы хезмәтенең Федераль идарәсе сайтына www.fssprus.ru керергә һәм аннан “ Банк данных исполнительных производств” дигәннән үзеңнең мәгълүматларыңны эзләргә ммкин.

Ике райондашыбыз шундый күңелсез хәлгә тарыган инде, берсе белә торып, бурычын түләмәгән һәм чик буен узалмаган, икенчесе бурычы барлыган белмәгән һәм чит илгә чыгалмаган. Миңа чит илгә чыгу “янамый” дип йөрүче бурычлылар да артык куана алмый, чөнки , юлда ЮХИДИ хезмәткәренең туктатып, бурычыңны ачыклап, транспортыңа арест салуы, транспортыңны ябып куюы бар.

Бары бер көн, бүген иртәнге сәгатьләрдә узган акциянең максаты да – райондашларны бурычларын белеп торырга өйрәтү һәм күндерү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приставлар