Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дәгъва белән гарантия вакытында гына мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?

Сезонлы товарга гарантия срогы башлануын исәпләү буенча карар сатучы-консультант тарафыннан түгел, ә закон белән регламентташтырыла.

 Гарантия вакытында гына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?

Белгеч җавабы: — Юк, гарантия вакытында гына түгел. Сез кибеткә товарның гарантия вакыты эчендә ачыкланган җитешсезлекләр турында дәгъва белән килә аласыз. Гарантия вакыты товар сездә булган вакыттан башлана. Ләкин сезонлы товарлар турында сүз бара икән, аларның гарантия вакыты һәм хезмәт итү вакыты тиешле сезон башланганнан алып исәпләнә, аның башлану вакыты Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кулланучылар урнашкан урынның климат шартларыннан чыгып билгеләнә.

Әгәр гарантия вакыты билгеләнмәгән булса, сез товарны сатып алганнан соң ике ел эчендә дәгъва белдерә аласыз (әгәр дә озаграк срок билгеләнмәгән булса).

Мәсәлән, Татарстан Республикасында сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен түбәндәге сезонлы сроклар билгеләнгән:
— кышкы сезон 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
— язгы сезон 16 марттан 15 майга кадәр;
— җәйге сезон 16 майдан 31 августка кадәр;
— көзге сезон 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.

Шулай итеп, сезонлы товарга гарантия срогы башлануын исәпләү буенча карар сатучы-консультант тарафыннан түгел, ә закон белән регламентташтырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев