Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дүрт бөртеккә ике район

Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуга 95 ел

Быел Дәүләт янгын күзәтчелегенең юбилей елы, 18 июль көнне аның оешуына 95 ел була. Әлеге уңайдан Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров белән биш сорауга-биш җавап үткәрдек.
– Нурфат әфәнде, 95 ел бик зур дата. Инспекциянең тарихына бераз тукталыйкчы?
– Рәсәйдә Дәүләт янгын күзәтчелегенең рәсми тарихы 1927 елның 18 июленә туры килә. Бөтенрәсәй үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСРның Халык комиссарлары советының «Дәүләт янгын күзәтчелеге турындагы» нигезләмәсендә дәүләт янгын күзәтчелегенең эшчәнлеге тәүге мәртәбә законлаштырыла: җитәкчелек оеша, янгын сакчыллыгы һәм янгын сүндерү оешмаларының эшчәнлеге күзәтү астына алына, тикшерелә. Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуга планлы рәвештә профилактик чаралар гамәлгә керә. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре киң агитация һәм пропаганда чыганагына әверелә. Дәүләт янгын күзәтчелеге һәр этапта да кеше гомрен саклап калу һәм коткару буенча мөһим бурычларны хәл итә. Һөнәри бәйрәм буларак ул безнең илдә беренче тапкыр 2007 елда билгеләп үтелә башлый.
– Бүгенге көндә сездә ничә хезмәткәр эшли?
– 2014 елда Кукмара һәм Балтач районнарын берләштереп, бүлек ясалганнан бирле дүрт кеше хезмәт куябыз. 
– Шушы дүрт хезмәткәр тикшерү эшләре дә башкара, пропаганда-агитация эшләре дә алып барамы?
– Россия Федрациясе кануннарына нигезләнеп, оешмалар һәм дә гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күрү - Дәүләт янгын күзәтчелегенең төп бурычларыннан берсе. Инспекторлар көн дә күзәтү һәм тикшерү буенча комплекслы чаралар үткәрә. Аеруча да зур игътибар халык күп булган урынннарга, сәламәтлек һәм мәгариф учреждениеләренә бирелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактика йөзеннән тематик иҗади бәйгеләр оештырыла, балалар белән әңгәмәләр үтә. Җәйге лагерьларда да очрашулар була. Аңлату-пропаганда эшләре халык белән дә алып барыла.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының алдагы санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев