Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчмәгән кеше юк ул яки гаилә иминлеге кемнәр кулында

Мин кечкенә чагымда әбием еш кына "Ата - улны, ана - кызны белми торган заман җитү ахырзаман булыр", дип әйтә торган иде.Ул чакта бу сүзләр бик сәер тоела иде. Ничек инде газиз әни белән кыз арасында киртә булырга мөмкин?

Хәзер инде бу сүзләрнең чынбарлыгы белән көндәлек булмаса да, еш очрашабыз. Гаиләдә чыккан низаглар, аларны үзара тыныч атмосферада түгел, ә нәкъ менә полиция вәкилләре катнашында хәл итү, йә булмаса ир белән хатынның баласы тәрбиясе турында уйламыйча шешә белән дуслашуы хакында әйтүем.

Районда балигъ булмаган баласы булган гаиләләрдәге кискен күренешләрне хәл итүче махсус комиссия эшләп килә. Әлеге комиссия тәртип бозган әти-әниләрне район советы бинасына чакырып, килеп туган хәлгә тирәнтеп анализ ясап, туры юлга басарга чакыра. Биредә эчеп тавыш чыгарган әтиләрне дә, үз вазифасын тиешле дәрәҗәдә башкармаган әниләрне дә, кичке сәгатьләрдә җәмәгать урыннарында ялгыз йөргән балаларны да очратырга туры килә.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Көндәлек салмыш кайтып, тавыш чыгарган әтиләре, шешә белән дуслашкан әниләре өчен балаларның ничек кимсенүләрен алар бары үзләре генә белә. Районда әлеге кимсенүләрнең үз-үзләренә кул салу белән тәмамланган очраклары да булмады түгел. Бик аяныч хәлләр.

Комиссия рәисе Наил Сабирҗанов әти-әниләр каршында һәрвакыт:

- Әти-әни баласын тапкан икән үзе баксын, аны тәрбияләү, укыту аның төп бурычы. Бала тәрбиясе белән дус хатын да, әби-бабай да шөгыльләнергә тиеш түгел, - дип әйтә.

Кайчагында: "Элек бит әбиләр караган, ни өчен без эшкә киткәндә әбисенә калдырып китә алмыйбыз", дип чәчрәп чыккан хатын-кызларга закон вәкилләренең җавабы бер - хәзер законнар башка, бала өчен бары әти-әни җаваплы.

Мәктәпләрдә күпсанлы аңлатулар алып баруга карамастан, кичен укучыларның билгеләнгән сәгатьтән соң җәмәгать урыннарында йөрүе дә комиссия эшендә еш карала. Беренче очракта моны баланың әти-әнисе сүзен тыңламавы белән аңлатсак, бер үк укучының берничә мәртәбә эләгүе ата-аналарның контроле җитеп бетмәүгә кайтып кала.

Туры юлдан тайпылган яки эчмәгән кеше юк ул, дип үз проблемаларын заманага сылтаган кешене комиссиягә чакыртып, нотык укып кына тәрбияләп булмый анысы. Әмма бу соңгы чик, комиссиядәге һәр әгъзаның максаты бер - баланы үз гаиләсендә исән-имин килеш күрү. Гаилә иминлеге әти-әни кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250