Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Экспертиза үткәрелмәгән килеш мин акчамны кире кайтаруларын таләп итә аламмы?»

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече җавап бирә.

Электрон термометр сатып алган идем. Шул ук көнне аны үземдә һәм өйдәгеләрдә сынап карамакчы булдым. Тик барыбызның да тән температурасы 35,4 күрсәткеченнән артмады. Икенче көнне үк, термометрны кире кайтару нияте белән, аптекага киттем. Администратор термометрны бик озак тикшергәннән соң аны сервис үзәгенә экспертизага җибәрәчәген белдерде.

Түләнгән акчамның кире кайтарылу-кайтарылмавы шуның нәтиҗәләренә бәйле булачагын да искәртергә онытмады. Әмма мин мондый прибордан баш тартып, терекөмешле термометрдан гына файдалану карарына килдем. Экспертиза үткәрелмәгән килеш мин акчамны кире кайтаруларын таләп итә аламмы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече җавап бирә.

Товарда нинди дә булса кимчелекләр ачыкланса, кулланучы закон буенча сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын кире кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Сатучы бу таләпне таләп куелганнан соң 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. Әмма кимчелекнең килеп чыгу сәбәпләренә шикләнгән очракта, сатучы товарның сыйфатына тикшерү үткәрүгә (экспертиза) хокуклы. Моны ул 10 көн эчендә хәл итәргә тиеш («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 22 ст.). Аның вәкилләре шушы вакыт эчендә сезнең таләбегезне карап, товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә (экспертиза) тиеш. Товарда кимчелекнең барлыгы, ягьни призводство брагы ачыкланса, кулланучы таләбе канәгатьләндерергә тиеш. Экспертлар, кимчелекләре юк, дип язып куйган очракта тән температурагыз тиешле 36,6 күрсәткеченә «күтәрелмәячәк». Бу очракта экспертиза нәтиҗәләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев