Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшләүче пенсионерларның 1 августтан пенсиясе арта

Акчаның арту өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк.

800 мең татарстанлының иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак, Россиядә уртача пенсия 703 сумга арта, Дәүләт пенсиясе сакланачак.

Россия Финанс министрлыгы хәлле гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итә. Россия пенсионерларының 30 проценты бер тапкыр бирелә торган 5000 сумны хупламый

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Эшләүче пенсионерларның бүгеннән пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, ул эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият түләве һәм исәпләнелгән пенсия балларына бәйле булачак. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Ә 2016 елда бер пенсия баллы 74,27 сум булуын исәпкә алсак, максималь артым 222 сумнан бераз гына артык булачак. Өч баллга ия булу өчен, пенсия яшендәге кешенең узган елгы айлык хезмәт хакы 19,9 мең сум булырга тиеш, дип ачыклык кертелә.
2016 елда эш бирүчеләр иминият түләве түләгән - картлык - һәм инвалидлык буенча лаеклы ялга чыккан пенсионерларның акчасын яңадан исәпләү өчен гариза тапшыру кирәкми.

Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли.
Фото: dotamaps.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250