Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Эшләгән кеше тиешле хезмәт хакы алырга тиеш", ди район башкарма комитеты җитәкчесе

Бүген район башкарма комитетында хезмәт кешесенә эш хакы түләү буенча кабат сөйләшү булды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районда эшләгән кеше тиешле хезмәт хакы алырга тиеш дигән фикердә. Комиссия эшенә чакырылган оешма вәкилләренә дә шул хакта аңлату эшләре алып барылды. 

- Күп кенә эшмәкәрләр, салымнардан качып, хезмәт хакын конвертлата бирә. Теркәлмичә генә өендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Әгәр эш бирүче хезмәткәргә яшәү минимумы күләменнән кимрәк түләсә, алар административ җаваплылыкка тартыла, – диде башкарма комитет җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елга яшәү минимумы күләмен билгели торган боерыкны имзалады, ул 11 653 сум булачак. Эшкә сәләтле кешеләр өчен — 12 702, балалар өчен — 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев