Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар.

Овчарка токымлы эт коляскада йоклап яткан 3 айлык малайга һөҗүм иткән. Бу хәл узган шимбәдә Яңа Мәскәүдә булган. «РИА Новости», Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар.

Соңыннан ачыкланганча, ана кеше коляскада йоклап яткан сабыен 1-2 минутка урамда калдырып, нәрсәгәдер өенә кереп киткән. Кире чыккач, ни күрсен: эт, сабыйны коляскасыннан тартып төшергән дә малайны ботарлапмы-ботарлый...

Бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Сабыйның корсагы, җилкәсе, аяклары җәрәхәтләнгән, баш миенә зыян килгән. Нарасыйга операция ясаганнар, әмма ул әле — бик авыр хәлдә.

буенча «Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» статьялары нигезендә җинаять эше кузгатканнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев