Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фәрештәме әллә ришвәтчеме?...

Менә шулай коррупцион система башлана

Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы көрәш идарәсе уздырган матбугат конференциясендә Казан медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинова эше кузгатылды. Ришвәт белән эләккән директор хәзер 123 җинаять эпизодында гаепләнә.

Идарә рәисенең урынбасары Рөстәм Гаязов медицина өлкәсендәге ришвәтчелек турында сөйләгәндә, бу эшне мисал итеп китерде.

«Медицина хезмәткәрләре башта ук коррупцион системага эләгә — алар хәтта үзләренең укулары өчен дә түләргә тиеш. Казан медицина колледжы директоры акча биргән абитуриентларга, имтихан нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, бюджет бүлегенә укырга керергә вәгъдә иткән. Ата-аналар, билгеле, түләгән. Аннары нәрсә? Аннары — имтиханнар, зачетлар өчен алга таба түлисе. Болар барысы да — ата-аналар кесәсеннән.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Белгечлек алгач, медик бу акчаларны кире кайтарырга тели. Барысы да түгел, билгеле, әмма андый очраклар булуы мөмкин. Менә шулай коррупцион система башлана. 

64 яшьлек Зөһрә Хисаметдинова 2023 елның августында 4 студенттан 250 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланды. Тентү вакытында анда 17,5 миллион сум акча табылды. Тикшерү барышында ришвәт алулар саны 123 булган дип фаразлана — барлыгы 60тан артык студент ришвәт биргән дип исәпләнә. Ришвәт алудан тыш, ул «Демография» илкүләм проекты буенча бирелгән акчаларны үзләштерүдә гаепләнә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек

erid: 2Vtzqv1AZW9