Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Федерация Советында Россиядә үлем җәзасын кайтару мөмкинлеген бәяләделәр

Россиядә үлем җәзасын куллануга мораторий 1997 елның 16 апрелендә кертелгән.

Үлем җәзасы хокукый аспектларга караганда күбрәк мораль-әхлакый аспектларга кагыла, дип әйтте РИА Новостига Федерация Советының Конституция комитеты башлыгы Андрей Клишас.

«Бу җәмгыятьнең кешене үтергән өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме әллә юкмы икәнлегенә әзерлегеннән тора», - дип өстәде ул.

Элегрәк Конституция суды рәисе Валерий Зорькин киләчәктә Россия үлем җәзасын куллануга әйләнеп кайтырга мөмкин, дип искәрткән иде. Бу хакта ул үзенең китабында («Конституционное правосудие: процедура и смысл») язган.  

Зорькин фикеренчә, күп нәрсә илдәге гомуми хокукый вазгыятькә,  үз-үзебезгә ышанычлы хокук тәртибен булдыру эшендә ни дәрәҗәдә алга бара алуыбызга бәйле.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Ул искәрткәнчә, илдә иң югары җәза чарасын куллану өчен сроксыз мораторий гамәлдә, бу Европа Советына керү өчен шарт иде. 1999 һәм 2009 елларда суд бу карарны раслады, әмма рәсми рәвештә Конституция суды үлем җәзасын кире какмады, чөнки моны бары тик закон чыгаручы гына эшли ала.

Россиядә үлем җәзасын куллануга мораторий 1997 елның 16 апрелендә кертелгән. Илдә соңгы үлем карарын 1996 елның 2 сентябрендә гамәлгә ашыралар. Җәза алучының исеме рәсми рәвештә игълан ителмәде.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үлем җәзасы

erid: 2Vtzqv1AZW9