Район прокуратурасында эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте. Биредә балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тәрбиясе, алимент түләмәүчеләр хакында сөйләшенде.
Районыбызда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә масштаблы эш алып барыла. Әмма әлегә алар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Күңелсез хәлләргә калмас өчен һәр субъектның бердәм булып эшләве кирәк.
Беренче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган "Форпост" оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов сүзләрендә караганда, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә форпостчыларның да өлеше бар. Алар җәмәгать тәртибен саклауда зур өлеш кертә. Бүгенге көндә оешмада мәктәп укучылары гына түгел, эшче яшьләр дә актив эшчәнлек алып бара. Егетләрнең физик әзерлеге турында кайгыртып, даими рәвештә шөгыльләр үткәрелә, ярдәм итү йөзеннән өлкәннәргә шефлык күрсәтелә. Мәктәп укучылары арасында "Форпост" оешмасына керергә теләк белдерүчеләр дә аз түгел.
- Әмма әлеге эшне гел әйдәләп тормасагыз, бу хәрәкәт бетәчәк. Шуңа да сезнең тарафтан мәктәп укучыларын, эшче яшьләрне оешма эшенә җәлеп итүдә максатчан эш таләп ителә, - диде полиция бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов Фердинант Гыйлемҗановка.
Бүгенге көндә алимент түләмәүчеләрнең саны арту да хафага сала. Ни өчен әти-әниләр балигъ булмаган балаларына алимент түләргә теләми? Ни өчен ата-ана ялгышы өчен бала зыян күрергә тиеш? Югыйсә һәр сабыйның матур уенчык белән уйнарга, матур киенергә, тәмле ашарга хакы бар.
- Алимент түләтү буенча эш суд приставларыннан аеруча һөнәри осталык сорый. Чөнки һәр эш артында бала язмышы ята. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр закон буенча каралган бөтен катгый гамәлләрне кулланып эшләүне алга куя. Бу беренче чиратта эшләүче кешеләрнең хезмәт хакыннан суд билгеләгән күләмдә алимент тотып калу белән бәйле. Ә инде алимент түләргә тиешле гражданинның даими эш урыны булмаса, аңа мәҗбүри рәвештә түләтү чарасы күрелә. Ул милеккә арест салып, исәп-хисап счетларындагы акчаларны тикшереп, әлеге җыемнардан түләтүгә кагыла. Явыз рәвештә балалары өчен тиешле акчаны түләмәүчеләр Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә җавапка тартыла, - диде икенче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган суд приставлары хезмәте җитәкчесе Наил Гайнанов.
Балтач районы буенча агымдагы елда барлыгы 191 эш булып, ел дәвамында 47 эш ачылган. Бүгенге көндә 8,5 миллион сумны тәшкил иткән 91 эш карала. 34 граждан административ, ә 13 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Утырыш вакытында шулай ук, район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова тарафыннан мәктәпләрдә психолог штатларының аз булуы хакында искәртелеп, киләчәктә аларны булдыруда ярдәм итүне сорап тәкъдим яңгырады.
Фәрит Шәрифуллин
район прокуроры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Язманы газета өчен Гөлзидә Газизуллина әзерләде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев