Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Газ җиһазын белгечләрдән башка алыштырган өчен штраф салачаклар

Фатирга газ хезмәт вәкилләрен кертмәгән өчен дә санкцияләр шул рәвешле катгыйлана

Россиядә йорт яки фатир эчендәге газ җиһазын белгеч чакырмыйча, рөхсәтсез алыштырган өчен ярты миллион сумга кадәр штраф керттеләр. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады, документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.

Закон РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертә. Анда мәҗбүри алыштырылырга тиешле газ җиһазын белгечләр чакырмыйча, рөхсәтсез куйган өчен штраф кертүне күздә тоткан яңа нигезләмәләр барлыкка килде. Элегрәк мондый җиһазны яңартудан баш тарткан өчен генә санкцияләр каралган иде.

Шул ук вакытта, штрафлар биш тапкыр арта. Физик затлар өчен аның күләме элеккеге 1-2 мең урынына – 5-10 мең, вазифаи затлар өчен 5-20 мең урынына – 25-100 мең, ә юридик затлар өчен 40-100 мең урынына 200-500 мең сум булачак.

Фатирга газ хезмәт вәкилләрен кертмәгән өчен дә санкцияләр шул рәвешле катгыйлана. Газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатына карата таләпләрне бозган өчен штраф күләме дә биш тапкыр арта.

Моннан тыш, оешма тарафыннан газ җиһазына техника хезмәт күрсәтү буенча газ белән тәэмин итү турындагы таләпләргә җавап бирми торган эшләр башкарган өчен вазифаи затларга – 50-100 мең, юридик затларга 100-500 мең сум күләмендә штраф кертелә.

Документны Дәүләт Думасы 2 апрельдә кабул итте һәм 3 апрельдә Федерация Советы аны хуплады. Ул рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ун көн үткәч үз көченә керәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ