Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иң яхшысы – вакытында түләү

Балтачта район буенча бүгенгә 14 миллион сум күләмендә салымнар җыйналып бетмәгән. Шуның чагыштырмача зур күләме транспорт салымы.

Бу беркадәр үзгәрешләр белән дә бәйле. Әйтик, элек техник күзәтүне ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәрә, транспорт хуҗаларының түләнмәгән штрафлары, салымнары юкмы, шуны тикшерә, әҗәтләре булмаган кешеләргә генә рөхсәт бирә иде. Ә хәзер техник күзәтүне төрле оешмалар үткәрү сәбәпле, бу әйбер ныклы контрольдә түгел. Кайчакта кеше үзенең әҗәтләре барын белми яки оныта. Юкса, аны тикшерүнең, салымнарны түләүнең хәзер электрон вариантлары бар. Ни генә булса да, районда әҗәтлеләр саны шактый һәм һәр авыл җирлегендә дә бар. Кемнеңдер берьеллык, кемнәрнеңдер берничә ел буе җыйналып килгән әҗәтләре - өч меңнән 50шәр меңгә кадәр түләнмәгән салымлылар бар. Салымнан бу юл белән котылып буламы? - Билгеле, юк. Бу район җитәкчелеге уйлап чыгарган "мөгез" түгел, канун бар икән, бу илдә яшисең икән, үз башыңа проблема табасың килмәсә, аларга буйсынырга, тайпылышсыз үтәргә генә кала.
Район буенча бүгенгә 14 миллион сум күләмендә салымнар җыйналып бетмәгән

- Иң яхшысы салымнарны вакытында түләү, - диде салымнарны туплау буенча район штабының чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. - Әҗәтлеләргә без 20 сентябрьгә кадәр вакыт бирәбез. Ул чакта инде сөйләшү бөтенләй башка рухта булачак.

Штаб утыршына авыл җирлекләре башлыкларын ике төркемгә бүлеп чакырганнар. Һәркемнең кулында әҗәтлеләр исемлеге. Җирлекләр арасында 34 мең сум салымны җыйнап бетермәүчеләр дә, бер миллион 450 меңнән артыграк әҗәт белән рекордлы зонада утыручылар да бар. Дөрес, әлеге әҗәтләрнең кайбер өлешләренең гади бер аңлашылмаучанлык икәнлеге дә билгеле булды. Кара исемлектә торучылар арасында, мәсәлән, бер авыл җирлегендә 100 меңнән артык транспорт салымы түләнмәгән кебек күренүче иптәшнең инде елдан артык элек биредән пропискадан төшеп китүе (андый очракта әҗәтнең яшәү урынына автомат күчә) мәгълүм булды. Шулай ук берничә ел элек вафат булган, кулларында түләгәнлеккә квитанцияләре булган кешеләргә дә кабат салым буенча әҗәтләр килү очраклары бар икән. "Татфондбанк"ка түләгән райондашлар да әлегә әҗәтлеләр исемлегендә калган.
Район буенча бүгенгә 14 миллион сум күләмендә салымнар җыйналып бетмәгән

Боларны хәл итү өчен салым органнарына мөрәҗәгать итү дә җитә бит, нигә шулай эшләмәгән дисезме, арада мөрәҗәгать иткәннән соң да әле уңай хәл ителмәгән очраклар да бар диләр.

- Сез салым түләмәүчеләр исемлегенә әлеге түләгәнлеккә квитанияләрнең, вафат булуы, пропискадан төшеп китүе турындагы документларның күчермәләрен теркәп бирегез, калганын үзебез хәл итәбез, - диде Рамил Шакиров.- Ә менә түләмәүчеләр белән көндәлек, даими шөгыльләнергә кирәк. Шалтыратыгыз, чакырыгыз, сөйләшегез. Бәлки кемнәрдер түләргә дип килгән квитанияләрне алып куйгандыр да оныткандыр, андыйларга бер исләренә төшерү дә җитә. ә инде әйтеп-әйтеп тә тыңламаганнар белән тиешле органнар шөгыльләнәчәк. Проуратура, суд приставлары, "соры базарга каршы көрәш комиссиясе" катнашкач инде зур күңелсезлекләр булачак. Кануннар гади гражданнарга да, шәхси предприятие хуҗаларына да бер, бюджет системасы турында әйтмим дә. Озакламый хәзер 2016 ел өчен салымнар килә башлаячак, аларны түләү срогы 1 декабрьга дип куела, срогында түләнмәгән өчен шунда ук пени исәпләнә башлый. Әҗәт дигәнең бик тиз күбәя, кешеләр белән аралашканда менә шушы гади генә әйберне дә исләренә төшерергә кирәк.

"Саба һәм Кукмара районнарында салымнарны җыйнау буенча бик яхшы эшлиләр. Без алардан киммени?!" - авыл җирлекләре башлыклары алдына сорауны әнә шулай "кабыргасы" белән, риторик формада куйды җитәкче. Алар белән кабат очрашу башкарма комитет җитәкчесе кабинетында 20 сентябрьдә булачак. Кимчелекләрнең ни дәрәҗә төзәтелүен әнә шул чакта белербез һәм бу темага кире кайтырбыз әле.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250