Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшен сукканнаң соң, өйгә ут капкан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыгу юлларын һәм вентиляцияне ябарга, телефоннан сөйләшмәскә, мичкә яки каминга якмаска киңәш итә.

Кичә иртән Нурлатта шәхси йорт янган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Алишев урамындагы йортның чормасында чыккан, ут 80 квадрат метр мәйданга таралган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны оператив рәвештә сүндергән, берәү дә зыян күрмәгән.

Беренче мәгълүматлар буенча, янгын йортка яшен сугу аркасында чыккан булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә кисәтүләренчә, мондый табигый хәл һәр йортта да булырга мөмкин, әмма һәркем аны булдырмый калдырырга һәм нәтиҗәләрен киметү максатында билгеле бер гамәлләр башкара ала.

Икътисад объектларына, торак биналарга һәм корылмаларга яшеннән зыян килү куркынычын киметү өчен яшеннән саклау чаралары урнаштырыла. Алар яшенне җиргә үткәреп җибәрә торган металл мачталардан һәм объект корылмалары өстендә биектә сузылган чыбык рәвешендә була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыгу юлларын һәм вентиляцияне ябарга, телефоннан сөйләшмәскә, мичкә яки каминга якмаска киңәш итә.

Яшен вакытында электрүткәргечләргә, яшен, су ага торган урыннарга, антенналар һәм тәрәзәләргә якын килергә ярамый. Шулай ук барлык көнкүрештә кулланыла торган электр приборларын сүндерергә киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев