Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Язгы чакырылыш вакытында электрон повестка килсә, нишләргә икәнлеген аңлатканнар

Сынау режимында җибәрелүче электрон повесткалар белән беррәттән, кәгазьдәге повесткалар да килергә тиеш.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар бернинди дә юридик көчкә ия булмаячак. Аның әйтүенчә, электрон документлар әлегә тест режимында җибәрелә. Әмма повесткалар, гадәттәгечә, кәгазьдә дә юлланырга тиеш.

Аның әйтүенчә, Дәүләт Думасында, гомумән, повесткаларның барып җитү-җитмәвен тикшерергә телиләр. Картаполов моңа кадәр дә электрон повесткалар турында законның язгы чакырылышка кагылмаячагын белдергән иде.

Президент Владимир Путин 14 апрельдә электрон повесткаларны кәгазь повесткаларга тиңләштерүне күздә тоткан хәрби бурычлыларның бердәм реестрын гамәлгә кертү турында закон кабул итте. Документ нигезендә, хәрби бурычлы кешегә, электрон рәвештә яки кәгазьдә повестка алган көннән башлап, Россиядән чыгу тыела.

Соңрак инде язгы чакырылыш чорында ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша повесткаларның җибәрелә башлаячагы турында хәбәр таралды. Шуннан соң Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында әлегә портал аша повесткалар җибәрүгә хокукый нигезләрнең булмавы аңлатылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев