Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике малай мәктәптә сыйныфташын кыйнаганнан соң җинаять эше кузгатылды

Җинаять эше кузгатылган, аны РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган.

Социаль челтәрләрдә Яшел Үзән шәһәрендәге бер мәктәптә ике малай сыйныфташын кыйнаган дигән мәгълүмат чыкты.

Алар аның башына суккан, шулай ук әтисен хурлый торган сүзләр әйткән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, шуннан соң мәктәп укучысының әнисе адресына янаулы сүзләр килә башлаган. Мәктәп җитәкчелеге, имештер, бу хәлгә карата илтифатсызлык күрсәткән, дип яза Татар-информ.

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган, аны РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев