Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Илшат Галимуллин: «Бөрбаш, Нөнәгәр, Пыжмара җирлекләрендә салым тупланышы буенча үтәлеш 70%тан артып китте»

2021 ел өчен транспорт, милек һәм җир өчен исәпләнгән салымнарны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк. Димәк, салым кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара.

Балтач районында исәпләнгән салымның гомуми күләме 52 миллион 855 мең сум тәшкил итә. Шуларның 34 миллион 100 мең сумнан артыгы – транспорт, 8 миллион 800 мең сумнан артыгы – физик затларның милке һәм 9 миллион 900 мең сумнан артыгы – җир салымы.

"Районда шәхси затларның һәр төр салымнары тупланышына атна саен мониторинг ясалып барыла. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, авыл җирлекләрендә һәм Балтач бистәсендә гомер кичерүчеләрнең салым түләүләренә булган карашлары төрлечә. Мәсәлән, Бөрбаш, Нөнәгәр, Пыжмара җирлекләрендә салым тупланышы буенча үтәлеш 70% тан артып киткән булса, Урта Көшкәт, Смәел, Чепья авыл җирлекләре һәм Балтач бистәсе буенча саннар районның салымнар туплау буенча уртача күрсәткечләреннән түбән" - дип мәгълүмат җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади эшләр буенча урынбасары Илшат Галимуллин.

Салым түләүләре белдерүләре сентябрь ахырында ук гражданнарның “Шәхси кабинет”ына җибәрелә башлады. Октябрь башыннан алар салым түләүчеләргә почта бүлекчәләре аша юлланды.

Салым белдерүе гражданнарга аерым очракларда гына юлланмый. Әгәрдә сез: салым түләүдән тулысынча азат итүче ташламага ия түгел; салым күләмегез 100 сумнан артып китә; алдагы елларда салым буенча артык акча түләмәгәнсез һәм шуңа да карамастан, әлегә кадәр салымнарыгыз хакында белдерү килмәгән икән, кичекмәстән салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакытында түләнмәгән салым проблемалар тудыра һәм түләү соңарганда, бер көн узу белән аңа пеня өстәлә башлый. Салым буенча бурычлар күбәеп киткән очракта, аларны кайтарып алу буенча эш суд приставлары карамагына күчә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9