Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Инвалидка бензин сибеп, ут төрткән

27 яшьлек җинаятьче суд алдына басачак.

Республика Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, быел гыйнварда гаепләнүче, үзенең танышы - күрү буенча I төркем инвалидының банк картасы мәгълүматларын белеп, мобиль кушымта ярдәмендә аңардан 190 мең сумнан артык акча урлаган. Аннары ул ирнең полициягә мөрәҗәгать итәргә теләвен белгән. Тәртип сакчылары аның үзенә чыгачагыннан куркып, февральдә ул Белоретка килгән, анда инвалид һәм аның карт әбисе яшәгән.

Төнлә ул йортның утын өзеп, торакка үтеп кереп, 82 яшьлек хатынга һәм аның оныгына һөҗүм итә, аларны таяк белән тукмый. Аннары инвалидка һәм өйгә бензин сибеп, ут төртә һәм зыян күрүченең кесә телефонын, паспортын алып кача.

Каза күрүчеләр өйдән чыга алган. Табиблар аларга вакытында ярдәм иткән, шуның аркасында алар исән калган.

Гаепләнүче җинаять кылуда өлешчә гаебен таныган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев