Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җир турындагы законнарга үзгәрешләр кереп тора

Законнарга үзгәрешләр кереп тора. 2014 елның 23 июненнән Җир кодексы да, 171 нче номерлы Федераль Закон нигезендә зур гына үзгәрешләр кичерде. Әлеге закон 2015 елның 1 мартыннан эшли башлады һәм шуннан соң да әле кайсыбер матдәләрне үзгәртү дәвам итә.

Районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зифа Радик кызы Зарипова белән үткәргән әңгәмәбез дә шул хакта - шәхси хуҗалык алып баруга, шәхси йорт төзергә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына җир бирү тәртибе буенча...
- Зифа Радиковна, җир кишәрлеген арендага яки үз милкеңә сорап кергән гаризалар ничә көн эчендә карала?
- Жир кодексының 39.17 маддәсе нигезендә, җир кишәрлеген физик затларга аукционсыз гына (без проведения торгов) бирүнең үзенчәлеге аңлатыла. Әлеге маддәдә физик заттан - шәхси хуҗалык алып баруга, индивидуаль йорт төзергэ һәм крестьян- фермер хуҗалыгы алып барырга, җир кишәрлеген арендага яки үз милкенә сорап, гариза кергәч, 30 көн эчендә гаризаны карап, карар кабул ителергә тиеш, ә карар ике төрле була:
Беренчесе, жир кишәрлегенең арендага бирү мөмкинлеге барлыгы турында мәгълүмат бирү, ягъни халыкка житкерү өчен (извещение) интернет ресурслар аша торги сайтына, муниципаль сайтка куела һәм матбугатта яктыртыла.
Икенчесе, Җир кодексының 39.16 маддәсендә күрсәтелгән 25 пунктның берсенә генә туры килмәсә дә - гариза кире кагыла. Әйтик, гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенең адресы, максаты, күләме документлар белән туры килмәсә (бу очракта выписка из ЕГРН дип аңларга кирәк), шулай ук гариза бирүченең тору урыны, паспорт мәгълуматлары гаризада күрсәтелмәсә, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалыгы булмаган очракта - гариза кире кагылырга тиеш. Гариза туры килеп, җир кишәрлеген бирү мөмкинлеге булган очракта, без җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы белән муниципаль берәмлекләр арасындагы килешү нигезендә, караган гаризаларны һәм тупланган документларны тикшерү өчен министрлыкка җибәрәбез. Министрлыктан уңай җавап килгәннән соң гына белдерүне бирә алабыз. Белдерү биргәннән соң, 30 көн эчендә икенче гариза кермәсә, алдагы сораган кешегә җир кишәрлеген арендага яки үз милкенә бирәбез. Үз милкенә биргәндә "рыночная стоимость", яисә кадастр бәясенә сатабыз. Ә инде икенче кешедән гариза керсә, икесенең дә гаризасын кире кагып, язмача жавап бирәбез һәм икесенә дә әлеге җирне барытик аукцион аша гына биреп булачагы турында җиткерәбез. Аукцион турында Җир кодексының 39.6нчы маддәсенең 1 нче пуктында язылган. Шуннан соң, аукцион уздырырга яңабаштан министырлыкка барлык аукцион өчен кирәкле документларны җибәрәбез. Министрлыктан уңай жавап алганнан соң, аукцион уздыру турындагы извещениены интернет ресурслар аша торги сайтына, муниципаль сайтка куябыз һәм матбугатта яктыртабыз. 30 көн узганнан соң, кергән гаризаларны карыйбыз, извещениедә күрсәтелгән көндә аукцион таләпләренә туры китереп, аукцион уздырабыз. Күргәнегезчә, без җир кишәрлекләрен: - «Арендага яки сатуга куябыз», дип кенә эшләп булмый. Иң беренче чиратта гариза керергә тиеш, шуннан соң гына карар кабул итеп була.
- Читтәге бакчалар турында да бер-ике сүз әйтмәссезме?
- Җир кодексының 39.6 нчы маддәсенең 2нче пунктында күрсәтелгәнчә, читтәге бакчалар (огородлар) аукционсыз гына бирелә. Сүземне дәвам итеп, элгәре арендага алынган индивидуаль йорт төзергә, шәхси хуҗалык хэм крестьян- фермер хуҗалыгын алып барырга җир кишәрлекләренең аренда сроклары чыккан, яисә аренда сроклары чыгу вакыты җиткән, җир кишәрлекләре турында сөйләшеп үтик. Белүебезчә, безнең җирләр арендага 3 елга бирелә, сроклары чыккан саен яңадан 3 елга озайтыла. Бүгенге көндә Җир кодексы ул мөмкинчелекне бирми. Хәзерге вакытта йорт төзү өчен рөхсәт кәгазе алынып, җирдә йорт төзү өчен фундаменты булса һәм ул фундамент кадастр учетка незавершенка буларак куелган, үз мөлкәте итеп рәсмиләштергән булса, яңа срокка, төзелешне төгәлләр өчен, бары тик бер тапкыр гына, 3 елга арендага бирелә. Әгәр дә җир буш булса, җир яңа срокка арендага бирелә алмый, бу очракта аренда өзелә!!!
Тагын шуны әйтәсе килә: төзелеш эшләре алып бару өчен рөхсәт кәгазе булмаган килеш, төзелеш эшләре алып барылырга тиеш түгел. Әйтик, җир өстендә фундаменты яисә йорты булса да, рөхсәт кәгазеннән башка объектларны рәсмиләштереп булмый. Э рәсмиләштермәгән, ягъни регистрация узмаган объект белән яңа срокка җирне арендага биреп булмый. Әлеге объект самовольная постройка булып исәпләнәчәк. Җирне кире алырга, объектны сүттерергә мәҗбүр булачакбыз. Судка мөрәҗәгать итүдә дә мәгънә юк, анда да тиешле документлар булмагач, уңай хәл ителми.
- Авыл хуҗалыгы (сельхоз) җирләренә дә тукталып үтик әле...
- Авыл хуҗалыгы җирләренең күпчелеге пай җирләре булса, калган өлеше дәүләтнеке. Дәүләт җирләренең күпчелеге чәчү-уру өчен кулланып булырдай җирләр авыл хуҗалыгы оешмаларына арендага бирелсә, беразы физик затларга арендага бирелгән. Арасында элгәре елларда шәхси мөлкәт итеп рәсмиләштергәннәре дә бар. Ә тагын безнең күпмедер дәүлэт жирләребез, бу коры елгалыклар, елга буйлары, әрәмәлекләр үскән җирләр, халык телендә әйтсәк, «көтүлекләр», алар арендага бирелмәгән. Пай җирләренә кагылырга безнен хакыбыз юк, чөнки әлеге җирләр рәсмиләштергән һәм алар пайчыларның өлешчә мөлкәте, ягъни долевая собственность. Авыл хуҗалыкларына арендага бирелгән җирләр бездә буш ятмый, аның белән кулланалар.
Физик затлардан сельхоз җирләрне арендага бирүне сорап гаризалар керә. Кайсыберләре арендага алган арендаторлар белән килешеп, җирне бүләләр, межевание уздыралар, кадастр буенча инженерлар исәпкә (учетка) куялар. Икегә бүленгән ике кисәк җирдә аренда белән кулланучы тарафыннан гына рәсмиләштерелергә генә тиеш. Физик затка чыгымнар чыгарып, үлчәтеп, кадастр учетка куйганнан соң, тискәре җавап бирергә мәҗбүр булабыз. Мин моны сезгә шуның өчен сөйлим, чөнки авылларда безнең буш яткан, чәчәрлек-игәрлек җирләребез юклыгын әйтергә, аңлатырга телим. Безнең халык умарталыкка (пасека) җир бирүне сорап мөрәҗәгать итә, ә бу очракта инде шул коры елгалыкларда булган җирләрне генә тәкъдим итә алабыз, шул ук вакытта әлеге җир халыкның көтү йөри торган җире булмаска тиеш.
- Әгәр аренда срогы чыкса, җирләрнең срогын янәдән озайтуны сорап язылган гаризалар кире кагыла дип беләм...
- Әйе, бу чыннан да шулай... Арендада булган сельхоз җирләренең аренда срогы чыкканчы арендатор яңа срокка бирүне сорап мөрәҗәгать итсә, җир кодексының 39.6 нчы маддәсенең 2нче пункты 31нче подпункты нигезендә, кабаттан яңа срокка арендага бирү мөмкинлеге каралган. Әгәр дә инде срогы чыкканнан соң яна срокка бирүне сорап гариза керсә - мөрәҗәгать кире кагыла. Бу очракта җирне бары аукцион аша гына биреп булачак.
- Быелның 1 нче гыйнвареннан да яңа закон керде бит әле?
- 2017 елның 1 нче гыйнварыннан кергән 218 нче Федераль закон турында әйтәсез инде... Чыннан да, без монарчы 221нче федераль закон нигезендэ объектларны дәүләт кадастрына куйсак, 122-нче Федераль закон нигезендэ, регистрация уздыра идек. Ә хәзер бу ике закон гамәлдән чыгып, яңа 218-нче Федераль Закон «О государственной регистрации недвижимости» эшли башлады. Әлеге закон нигезендэ җирле үзидарэ органнары, кабул ителгэн карарларны, 5 кон эчендэ Росреестрга җибәрергэ тиеш. Авыл жирлекләре тарафыннан кабул ителгән карарлар да шул исәптә. Әйтик, объектларга адрес бирү, адрес үзгәртү кебек карарлар.
Шулай ук мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы да арендага бирү, сатып бирү һәм башка төрле карарларны, 5 көн эчендэ регистрациягә тапшыра. Әйтергә кирәк, аренда килешүләре буенча, дәүләт пошлинасы түләнми, халык үзе регистрациягә документлар тапшырмый. Якын киләчәктә, әлеге эшләрне электрон рәвештә тапшыра башлыйбыз.
- Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Зифа Радиковна! Сез җиткергән мәгълүматлар райондашларга файдага булыр дип ышаныйк.
Әңгәмәдәш - Зөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250