Ирен моргтан алырга баручы хатын коточкыч авариядә үлгән
Башта Александр үлә. 2 декабрьдә Ольга иренең әйберләрен илтергә моргка барганда һәлак була.
Волгоград өлкәсендә яшәүче хатын ире янына моргка барганда һәлак булган. Бу хакта Интертат яза.
4 декабрьдә Антонов хуторында бер үк көнне ирле-хатынлы Александр һәм Ольга Кудировларны җирлиләр.
Башта Александр үлә. 2 декабрьдә Ольга иренең әйберләрен илтергә моргка барганда һәлак була.
Волгоград — Котельниково трассасында «Renault Fluence» машинасы «ГАЗ-3309» үзбушаткычына бәрелә. Җиңел машинаны йөртүче һәм пассажир хатын имгәнә, ә 47 яшьлек Ольга «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә.
Гаиләнең танышлары сүзләренчә, Ольга моргка иренең әйберләрен илтергә бара. Авариягә берничә көн алдан 53 яшьлек Александрны хастаханәгә салалар, ул шунда үлә.
18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев