Җиреңне эшкәрт, тик тотма, алайса...
Бүгенге көндә кайбер хуҗалар үзләренә бирелгән җир участокларының кайда икәнлеген дә белми. Ни өчен шулай? Бу хакта "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рафис Низамиев белән сөйләшеп алдык.
Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш - җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү туында уйлап та карамый. Мондый эшкәртелмичә яткан җир хуҗаларына административ җаваплылык каралганлыгын искәртәсе килә.
РФ Җир Кодексының 42 маддәсе җир пае хуҗаларыннан җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Шуңа күрә, әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә әлеге процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тару турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестрга) тапшыру да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев