Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек шоферларның транспорт чаралары нинди очракта конфискацияләнә ала?

Укучыбыздан сорау.

– Исерек шоферларның транспорт чаралары нинди очракта конфискацияләнә ала?

Әлеге сорауга җавапны Балтач районы прокуроры урынбасары, юстициянең кече киңәшчесе Динар Низамов бирде:

– Чыннан да, юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә җинаятьләр кылган өчен транспорт чараларын конфискацияләү мөмкинлеге кертелде. 2022 елның 14 июленнән булган 258-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 31 һәм 150 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» хокук бозучыларга карата өстәмә чара сыйфатында, РФ Җинаять кодексының 264.1, 264.2 яки 264.3 маддәләрендә каралган җинаять кылган өчен, җинаять җаваплылыгына тартылучыга караган һәм ул җинаять кылганда кулланган транспорт чарасы, гаепләү карары нигезендә, дәүләт милкенә алынырга мөмкин. Ягъни, әгәр шофер алкоголь кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш яңадан руль артына утырса яки машина йөртү хокукын алып, бер ел эчендә янәдән исерек килеш эләксә, аның транспорты конфискацияләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер транспорт