Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кагыйдә бозучылар төрмәгә утырачак

10 гыйнвардан Русия территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон көченә керде.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Берничә тапкыр каршы як полосага чыккан яки тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Моннан тыш, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки ике-өч еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата штраф каралган.

Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгә ала, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: ЮХИДИ

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре юхиди