Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казан гимназиясендәге атышта зыян күргән укучы ике операциядән соң аңына килгән

Казандагы 175нче гимназиядә яраланган укучы әкренләп аңына килә башлаган. Бу хакта малайның әтисе сөйләде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Тимур Татарстанның Баулы районында туып-үскән. Ул 8 «А» сыйныф укучылары арасында иң нык зыян күргән биш бала белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус бортында Мәскәүгә хастаханәгә озатылган.

11 майда, фаҗига көнендә, 14 яшьлек малайга Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары беренче операцияне ясады. Ул чакта Казан табиблары әти-әнисенә операциянең уңышлы узганлыгын, яшүсмернең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнүен хәбәр иткән иде.

12 майда Тимурның әти-әниләренә алга таба дәвалауны Мәскәүдә дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр, чөнки анда югары технологияле җиһазлар бар. Башкалага аның белән әнисе очты. Тимурның үпкәләре ясалма вентиляциядә, ул наркоз астында иде. Бу хәлдә аны башкала клиникаларының берсенә илттеләр.

13 май көнне Мәскәү табиблары Тимурның муенына операция ясаган. Әтисе сүзләренә караганда, хирурглар операция вакытында ике кыйпылчык алган. Шулай ук Тимурга кан салганнар. Малайның хәлен табиблар авыр тотрыклы дип бәяләгән. Тимур 11 майдан бирле аңсыз була.

Бүген, 17 майда, Мәскәүгә аның әтисе килгән,әмма табиблар әти-әниләрен реанимациягә кертми. «Бүген без Мәскәүдә, янына әлегә кертмиләр, әкренләп аңына килә», — дип белдерде табиб сүзләрен зыян күргән яшүсмернең әтисе.

Тулырак:https://vatantat.ru/2021/05/54556/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев