Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда яңа туган баласын үләргә дип калдырып киткән хатын-кызны хөкем итәчәкләр

Хатын яңа туган баланы җәймәгә төреп ялгыз калдырган, җитлекми туган бала шулай үләр дип уйлаган.

(Казан, «Татар-информ»). Казанда фатирында тапкан кыз баласын үләргә дип ялгыз калдырып киткән хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 33 яшьлек хатын йөкле булуы турында белгәч, бу хакта беркемгә дә әйтмәгән. Узган елның ноябрь аенда ул фатирында кыз бала тапкан, аны җәймәгә төреп, диванга салып калдырган. Хатын бала җитлекми туганлыктан һәм табиблар ярдәме булмагач, үләр дип өметләнгән», - дип ачыклык кертте Шептицкий.

Шул ук көнне кич белән хатын-кызның ире ашыгыч хезмәткә шалтырата һәм балага ярдәм кирәк, дип хәбәр итә. Нәтиҗәдә, табиблар яңа туган баланы хастаханәгә салганнар. Бала сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.

«Ана кеше тарафыннан яңа туган баланы үтерүгә омтылыш» маддәсе буенча эш судка җибәрелгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять