Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казаннан Антальяга очучы самолетта 17 яшьлек кыз үлгән

Самолет 17 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 12.44 сәгатьтә Казаннан очып киткән.

Казаннан Антальяга очучы самолет пассажиры вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» TourDom. ru туристлар порталы хәбәренә таянып яза.

Самолет 17 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 12.44 сәгатьтә Казаннан очып киткән. Һавада кинәт кенә бер пассажир — 17 яшьлек инвалид кыз үзен бик начар хис итә башлаган. Анда йөрәк өянәге башланып, йөрәге туктаган.

Самолеттагы ике табиб кызның йөрәгенә массаж ясаган, ясалма сулыш алдырган. Ләкин алар үсмерне үлем тырнагыннан йолып кала алмаган.

Нәтиҗәдә Төркия авиакомпаниясе лайнеры Казахстанның Уральск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев