«Кемгә миллионнар кирәк, алып бирәбез»
Ике меңенче еллар башында республика авыл хуҗалыгы тармагына «инвестор» дигән бер атама килеп керде.
Ягъни, ниндидер бай оешма яки шәхес бөлгенлек чигенә килеп терәлгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үз карамагына алып, аларга яңа сулыш өрү нияте белән зур акчалар кертеп, анда гомер итүче халыкны бәхетле яңа тормышка алып чыгу, авыл хуҗалыгына алдынгы технологияләр кертү хыялы турында кайда гына сөйләнмәде, кайда гына язылмады.
Тик бар җирдә дә «бай абзыйны» хуплап каршы алырга, аның татлы сүзләренә ышанырга теләмәделәр. Шунлыктан бик еш кына ике арада аңлашылмаучанлыклар, хәтта сәнәк сугышлары да кабынып алды. Шулчак республика җитәкчелеге шундый тәкъдим кертте: үз көннәрен үзләре күрә, инвесторлар «ярдәменнән» дә башка эшләрен оештыра алырлык кичәге колхозларның үзләре фикерләп, үзләре алынып тормыш итүләренә фатыйха бирергә. Авыл хуҗалыгы министрлыгында шундый 100 хуҗалыкны барлап, аларның җитәкчеләре белән киңәшеп сөйләшенгәч, алга таба да инвестор канаты астына эләкмәс өчен кооперативларны (колхозларны дигән сүз) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр формасында үзгәртеп корып, киләчәктә дә эшне авылда күмәк рәвештә алып бару турында уртак бер карар кабул ителде.
Республикадагы йөз уңышлы эшләүче хуҗалыкның егермегә якынын Балтач районындагы колхозлар тәшкил итүе биредәге авыл хуҗалыгы оешмаларының аякларында нык басып торуларын, үз көчләре белән бернинди инвесторсыз да яшәргә мөмкинлекләре булганлык-ларын күрсәтте. Югыйсә, күршедәге Арча, Кукмара, Мамадыш, Биектау, Теләче районнары хуҗалыклары заманында тулысынча диярлек инвесторлар астына ятып, киресенчә, таркатылып, бөлгенлеккә төшеп, юкка чыгып беттеләр. Аларда яшәүче халык язмыш кочагына ташланып, эшсез, ашсыз, өмете югалган хәлдә торып калды.
Ә Балтач районындагы хуҗалыкларны ул чакта бу хәлгә юлыгудан нәкъ менә рес-публика җитәкчелеге тәкъдим иткән адым коткарып калгандыр да. Чөнки шул дәвердә финанс яктан авыр хәлдәге колхозлар җирлегендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр оештырып, үзгәртеп кору юлы белән аларның яшәешен тәэмин итүнең иң кулай алым булуы Актаныш, Тәтеш, Әтнә районнары мисалында да күренә. Бүген бу районнар Балтач белән беррәттән республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алдынгылардан санала.
Дөрес, кайчандыр гомер-гомергә күмәк хуҗалык рәвешендә яшәп килгән, йөзләрчә хезмәт кешесенең көче белән тергезелгән колхозларның кинәт кенә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә (ООО) әверелеп куюы башта аңлашылмаучанлыклар да тудырды. Колхоздан аермалы буларак, монда акционерлар, ягъни идарә итүче төркем барлыкка килергә тиеш булды. Анысы буенча колхозларда моңарчы идарә тирәсендә йөргән белгечләргә бүлеп, күпмедер процент акция өләшеп чыгалар. Документ телендә әйтсәк, болар хуҗалыкның төп оештыручылары булып чыга. Әмма бухгалтер, агроном, зоотехник, яисә башка белгечләр үзләренең чын хуҗа түгеллеген яхшы аңлый, әлбәттә. Алар өчен минималь кертемне дә хуҗалык бухгалтериясе үзе түли. Халык та каршы килми.
Бу Балтач районында шулай булып чыкты да. Элекке колхозлар яңа формага күчсә дә, эш тәртибе шулай ук калды. Бу турыда кайчандыр аңлашылмаучылык килеп чыгар, дип беркем уйлап та карамады, аңа сәбәп тә булмады. Чөнки халык эш белән тәэмин ителде, тиешле хезмәт хакы түләнде, инвесторлар карамагындагы авылларда яшәүчеләрнең төшенә дә кермәгән өстенлекләрдән файдаланды. Хуҗалык ярдәме белән уңыш бәйрәмнәре, Сабантуйлары үткәрелеп, һәр эшчесенә хөрмәт күрсәтү, бүләк өләшү, лаеклы ялдагыларга ярдәм күрсәтү кебек онытылган йолаларның Балтачта һаман яшәп килүе бүген инде күп районнарда гомер итүчеләр өчен тарих төпкелендәге бер хатирә булып калды.
Инде хуҗалыкларның оештыру формаларын үзгәртеп кору чорыннан байтак сулар аккан, ул «оештыручылар»ның күбесе пенсиягә чыккан, бакыйлыкка күчүчеләр дә бар. Шул арада «алдынгы карашлы, дөньяга башка күзлектән караучы» балалары, оныклары да үсеп җиткән. Һәм берзаман көтелмәгән, һушны алырлык бер хәл килеп чыга. Кайдандыр аларның үзләре шикелле өлгер замана егетләре пәйда булып, боларның колагына: «Беләсезме, бабагызның авылында, ул фәләненче елда эшләгән хуҗалыкта акцияләре бар. Хәзерге вакытта хуҗалыкның байлыгы – 250 миллион сум тирәсе. Шуның уннан бере, ягъни 25 миллионы сезнеке дигән сүз. Бу акчаны суд аша җиңел генә алып була», – дип пышылдый. Бу нәрсә дигән сүз соң? Көчле хуҗалыкларның бүгенге көндә байлыгы чыннан да шул чама. Ләкин аннан һәр акционер үзенең өлешен каера башласа, авылны ашлы һәм эшле иткән бүгенге колхозның иртәгә үк таралып бетәчәге ачык булса да, варисларның моңа исләре китми шул.
Берәү тарткаласа, икенчеләр дә ябышачак һәм шуның белән вәссәлам. Дөрес, гомере буе шушы хуҗалыкта бил бөккән, авыл бетмәсен дип көне-төне тырышкан агай мәңге бу адымга бармаячак. Аннан, авылда яшисе, шушы халык күзенә карыйсы да бар бит әле! Хуҗалыкны юкка чыгаруга өлеш керткән, үз мәнфәгатен генә кайгырткан кешегә башкалардан нинди караш булсын? Күпме пычрагы чыгачак! Авыл зиратына да күмдермәсләр, Алла сакласын! Моннан тыш, бу чылбыр үзе артыннан башкаларны да ияртәчәк. Күз алдыгызга китерегез, әгәр Балтачтагы хуҗалыклардан һәр оештыручы үзенең өлешен тартып чыгарса, безнең болай да көчкә сулаган авыл хуҗалыгы юнәлешеннән нәрсә калачак? Утырып елыйсы гына калачак, әлбәттә. Шунысын да онытмыйк: бу акцияләрне әлеге белгечләр сатып алмаган, аның өчен акча түкмәгәннәр. Аларга акцияләрне тик торганнан өләшеп, документ үзгәртүнең рәсми ягын шул рәвешле кайгыртканнар.
Әмма, кызганычка каршы, 2019 елда беренче мөгез чыгаручылар табылды. Балтач районының нык хуҗалыкларының берсенең элекке җитәкчесе 25 миллион сумга дәгъва кылуы турындагы хәбәр бөтен республиканы аптырашта калдырды.
Нәфис Галимов
(Дәвамы киләсе санда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев