Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кемнәрне эштән азат итүне тыю планлаштырыла

Россия Президенты Владимир Путин 22 ноябрьдә 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителү указын имзалады.

Дәүләт Думасы депутатлары 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ана һәм аталарны эштән азат итүне тыю инициативасын беренче укылышта хуплады. Төзәтмәләрне Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим ителә. Бу хакта парламент түбән палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер закон 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарын яклый. Әмма Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, бу җитәрлек түгел. «16 яшькә кадәрге балалар әле ярдәмгә мохтаҗ. Мондый очракта баланы ялгыз үстерүче әнинең эштән азат ителүе гаиләне яшәр акчасыз калдырырга мөмкин», — дип ассызыклый ул.

Парламент түбән палатасының спикеры сүзләренчә, сайлаучылар депутатларга ялгыз ата-аналарны эштән азат итүдән яклауны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.

Россия Президенты Владимир Путин 22 ноябрьдә 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителү указын имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев