Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт хакы: кемгә кесә тутырып, кемгә шымытыр…

Керемнәрне легальләшерү,  район халкыныӊ тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылган район ведомоствоара комиссия янәдән хезмәт хакын аз түләүче шәхси эшмәкәрләрне үзенеӊ утырышына чакырды.

2021 елныӊ  соӊгы, дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча кайбер район оешмаларында дәүләт тарафыннан  куелган уртача хезмәт хакы тиешленчә түләнеп барылмавы ачыкланды. Районара салым инспекциясе мәгълуматлары буенча 15 оешмада шушындый хәл икән. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка бу хәл безне нык борчый, дип белдерде. Кемдер үзенә  зур хезмәт хакы куя (бу бигрәк тә шәхси оешмаларда), кемдер үзе җитәкче булгач, рәсми төстә үзенә бик аз гына хезмәт хакы яза (сәбәбе билгеле – салымны азрак түлисе, ә кесәгә керә торганыныӊ юлы икенче). «Балтасиагрохимсервис», идарәче компания җитәкчеләре ни өчен дәүләт тарафыннан куелган уртача минималь хезмәт хакы тиешенчә түләнеп барылмавы һәм сәбәпләре турында әзерләнеп килгәннәр, шул ук вакытта кайбер җитәкчеләр мондый нәтиҗәнеӊ кайдан килеп чыгуын өйрәнмәгәннәр дә.

Балтач район прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, җитәкчеләргә, бу килеп чыккан саннар бары сезнеӊ бухгалтерия хезмәткәрләренеӊ биргән отчетларыннан алына, бирелгән саннарга җитәкче үзе дә күз салырга, битараф булмаска тиеш, дип ассызыклады. Тулы булмаган штатта утыручы хезмәткәрләр исемлектә булгач, гомуми хезмәткә түләү фонды шулар санына бүленә, шулай итеп, хезмәт хакы минималь  хезмәт хакыннан күпкә ким чыга, сез моны белергә тиеш, диде.

Комиссия рәисе Айдар Хәйретдинов, бер үк оешма канаты астында, ике яисә өч оешма булуын һәм хезмәткәрләрнеӊ һәр оешмада яртышар яисә аннан да азрак штатта утырып, аз хезмәт хакы алулары турында гаҗәпләнүен белдерде. Таләп ителгән белгечләр штатта булырга тиеш, әмма оператор яисә бүтән төрле хезмәткәр ике оешмада да исәпләнелеп, кеше санына керә икән, ни өчен аларны берләштерүне карамаска, диде ул. Комисссиядә утыручылар бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтү кирәклеген һәм һәр оешмада тулы штатта эшләүче һәр хезмәткәргә кимендә дәүләт тарафыннан  куелган уртача хезмәт хакы түләнергә тиешлеге турында әйтелде.

Комиссия эшен алга таба да дәвам итәчәк. Бер чакырылган кеше таләпләрне үтәр, комиссиягә бүтән чакырылмас дип өметләник. Ә инде бер сәбәпсез килми калганнар өчен прокуратурага мәгълүмати хат җибәрәчәкләр.

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев