Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Кибеттә бозык товар саталар" дип чаң сугалар сатып алучылар

Авылыбызда шәхси эшмәкәр кибете бар. Анда еш кына бозык, срогы чыккан товар саттылар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне, салмыш ир-атларны алдыйлар иде.

Авылыбыздагы бер егет түзмәгән, сатучыларга: "Мин сезгә народный контроль чакыртам", - дигән. Сатчуылар, билгеле, хуҗаларына әйткән. Шуннан соң якшәмбе көнне кибетләрен бикләп, болар бөтен срогы чыккан товарларын киштәләрдән җыеп алдылар. Аннан инде хуҗалары шул егеткә нахак бәла ягасың, дип бәйләнгән. Юкса, бөтен халык ул егетнең хаклы икәнен белә, барысы да аңа рәхмәтле, - дип шалтыраттылар районның бер авылыннан (укучыбыз авылын да, исемен дә яшермәде, шулай ук кибет хуҗасының исеме дә билгеле). Әмма бу очракта без аларның берсен дә күрсәтмичә, мондый очраклар булганда нишләргә кирәк - белгеч киңәшен тәкъдим итсәк, башкаларга да файдалы булыр дип уйладык. Бу очракта әлегә бер як та үзенең хаклы булуын исбатлый алмый, кызганычка.
Сорауга "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлекчәсе белгече Гөлназ Сафина болай дип җавап бирде: "Мондый очрак булуга, безгә мөрәҗәгать итсеннәр, телефоныбыз 2-41-47, үзәк хастаханәдә, санэпидстанция бинасында утырабыз. Бозык, срогы чыккан товар булу кирәк, чек булса, шәп, булмаса, аны шаһитләр белән дә расларга була. Срокларны кибеттә үк сатып алучы да карап алырга һәм сатучы да карап бирергә тиеш. Срогы чыкмаган продуктлар да дөрес сакланмаганда, бозылган булырга мөмкин. Аларны инде өйгә кайткач, ачып карагач кына күреп була. Бу очракта да сатучы яки товарны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга тиеш.
2017 елда канунга кергән үзгәрешләр нигезендә сатып алучы башта кибет хуҗасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр инде ул проблеманы уңай хәл итмәсә, тиешле органнар ярдәмгә килә".
Фото: news.ykt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250