Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кибеттә төшеп ватылган лимонад өчен кем түли?

Кибетләрнең күбесендә күзәтү камералары куела. Аннан карап та мәсьәләгә ачыклык кертергә була.

Кибеттә йөргәндә мин янәшә басып торган өске киштәдән бер шешә лимонад төшеп ватылды. Сатучы миңа түләргә куша. Тик мин эчемлекләргә кагылмадым да. Ул лимонад өчен кем түләргә тиеш?

Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегеннән:

— Гражданнар кодексының 459 нчы маддәсе нигезендә, акча түләргә өлгергәнче төшеп ватылган тауар өчен кулланучы түләргә тиеш түгел. Бәлки, ул эчемлекне киштәгә кибет хезмәткәрләре үзләре дөрес куймагандыр. Бәлки, стеллажлар ГОСТ таләпләре буенча урнаштырылмагандыр. Кибетләрнең күбесендә күзәтү камералары куела. Аннан карап та мәсьәләгә ачыклык кертергә була. Әгәр сатучы белән килешә алмыйсыз икән, кибет администрациясенә шикаять язарга мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев