Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Киләсе ел башында тормышны яхшырта торган нинди үзгәрешләр булачак?

1 гыйнвардан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка арта. Моны Президент Владимир Путин тәкъдим иткән.

1 гыйнвардан илдә халыкның тормышын яхшыртырдай берничә яңа закон үз көченә керә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында 2024 елның башында нинди үзгәрешләрнең көтелүе турында сөйләп үткән.

«Узып баручы 2023 елда Дәүләт Думасы 694 закон кабул итте. Һәр дүртесенең берсе (172се) — социаль юнәлешле. Иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итү, социаль мәсьәләләрне хәл итү», — дип искә төшергән ул.

Шулай итеп, 1 гыйнвардан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка арта. Моны Президент Владимир Путин тәкъдим иткән.

Володин сүзләренә караганда, үзгәрешләр 5 миллион кешенең хезмәт хакына гына түгел, бәлки әле күп кенә пособиеләр, шул исәптән «больничный» күләменә, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләр күләменә дә кагылачак.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка арта.

Шулай ук баласына 1,5 яшь тулгач ук эшкә чыгучы ата-аналарга бала карау буенча пособие сакланып калачак. Мондый гаиләләр өчен өстәмә ярдәмгә әйләнәчәк бу.

Моннан тыш кайбер башка законнар:

— мәшгульлек турында (яңа кыенлыклардан чыгып, дәүләт ярдәме чараларын җайга салуны күздә тота);

— ана капиталына кагылышлы кайбер үзгәрешләр: аны алучыларның исемлеге аныкланачак (Россия гражданлыгына ия булучылар, шулай ук яңа төбәкләрдә яшәүчеләр), акчадан файдалану максатлары, шулай ук индексацияләү (1 февральдән);

— срогын билгеләмичә генә кредит каникулын алуга хокук турында;

— кайбер очракларда НДФЛ түләүдән азат итү турында;

— балаларның товарлары өчен НДСның ташламалы ставкасы турында;

— социаль һәм салым "вычет"лары күләмен арттыру турында;

— гражданнарның озак срокка салып куелган саклык акчалары программасы турында.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев