Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Киләсе елдан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеләр

2025 елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме медиан хезмәт хакының 48 проценты буларак билгеләнгән.

Россия Хезмәт министрлыгында киләсе елның гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 22 440 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Инициатива норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә, быелдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме күрсәткеченең үсеш темпларын саклап калу бурычын Президент Владимир Путин куйган: 2025 елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме медиан хезмәт хакының 48 проценты буларак билгеләнгән.

«Моннан чыгып, киләсе елга минималь хезмәт хакы күләме исәпләнгән, ул – 22 440 сум», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев