Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Контракт буенча хәрби хезмәт: түләүләр, ташламалар, ярдәм һ.б.

2024 елның июнь — июль айларында Татарстанда контракт имзалаган МХОда катнашучылар өчен ярдәм чаралары

2024 елның 31 июленә кадәр генә хәрби хезмәт контрактына кул куеп, бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләү алу мөмкинлеге бар. Әлбәттә, документларны әзерләү өчен билгеле бер вакыт таләп ителәчәк. 

Сугыш тәҗрибәсе һәм хәрби һөнәрләрнең булуы мөһим түгел. Хәрби комиссариат вәкилләре әйтүенчә, хәрби күнекмәләргә өйрәтәчәкләр, ярдәм итәчәкләр. Экипировка, хәрби көйләү, хәрби һөнәр сайлау, юл чыгымнары – болар барысы да түләнә.

2024 елның июнь — июль айларында Татарстанда контракт имзалаган МХОда катнашучылар өчен ярдәм чаралары

Бер тапкыр түләүләр

  • Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 195 000.
  • Татарстан Республикасыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 505 000
  • Татарстан муниципаль берәмлекләреннән бер тапкыр бирелә торган түләү - 300 000 гә кадәр (үз районнарында белешергә)
  • Һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 000
  • Россия Оборона министрлыгыннан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән очракта, биш хезмәт хакы күләмендә акчалата түләү

Даими нигездә түләүләр

  • Махсус хәрби операция зонасында булган вакытта айлык акчалата тәэмин ителеш –  210 000
  • Махсус хәрби операция зонасында хәрби бәрелеш вакытында өстәмә түләүләр – 8 000
  • дошман территориясенең 1 чакрымын алган өчен түләү 50 000
  • хәрби техниканы кулга төшерсәң – 1 000 000 кадәр
  • Россия Федерациясе Геройларына яки аларның гаиләләренә айлык түләү –  89 675
  • сугыш хәрәкәтләре ветераннарына айлык түләү – 4 184

 Медицина, мәгариф, социаль ярдәм

• махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чираттан тыш медицина тикшерүе; 
• бушлай психологик ярдәм; 
• ипотека системасы аша РФ Оборона министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге;
• урта махсус белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта кабул итү; 
• югары уку йортларында бюджетта уку;
• югары уку йортларында түләүле уку формасыннан бюджетка күчү;
• МХО контрактчылары гаиләләренә социаль хезмәт күрсәтү; 
• балалар һәм өлкән яшьтәге туганнар өчен реабилитация үзәкләренә кабул итүдә өстенлек; 
• өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына, инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтү; 
• махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә газ үткәрүдә субсидияләр;
• башкарма производстволарны (алиментлардан тыш) туктату;
• кайбер җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгыннан азат итү;
• балага теркәлү урыны буенча җәйге сәламәтләндерү лагерына юллама.

Салым, банк ташламалары һәм хезмәт гарантияләре
• махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары;
• махсус хәрби операциядә катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенядан азат итү;
• махсус хәрби операциядә катнашкан өчен социаль түләүләр буенча керем салымыннан азат итү;
• күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү;
• милекне арендалау килешүләре буенча кичектерү;
• ташламалы автокредит бирү; 
• нотариаль хезмәтләргә ташла¬малар;
• хезмәткәрнең элеккеге эш урынын саклап калу; 
• өстенлекле эшкә урнашу – 2025 елның 1 гыйнварыннан.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы нәрсә бирә?
Статусны барлык махсус хәрби операция контрактчылары ала:
• пенсия белән тәэмин итү буенча ташламалар;
• торак бинаны арендага алу яки карап тоту өчен 50 процент күләмендә компенсация;
• эш бирүче акчасына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу;
• протезлар (тешләрдән тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин итү;
• торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә, бакча яки бакча җир кишәрлекләре сатып алганда өстенлек;
• хезмәт вакытында беркетелгән шул ук поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә пенсиягә чыкканнан соң да хезмәт күрсәтү;
• еллык отпуск өчен уңайлы вакыт сайлау һәм 15 көнгә кадәр түләүле отпуск алу хокукы;
• транспортның барлык төрләренә билетлар сатып алганда, барлык элемтә, мәдәният һәм спорт оешмаларында чиратсыз хезмәт күрсәтү;
• өй телефонын беренче чиратта урнаштыру;
• РФ Оборона министрлыгы тарафыннан барлык гаилә өчен шифаханәләргә һәм ял базаларына юлламалар.

Яраланган һәм инвалидлык алган очракта
• контузия яки яралану очрагында – 3 000 000 сумнан алып; 
• иминият түләүләре, инвалидлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 1 500 000 сумга кадәр акча түләү;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына айлык түләү – 22 000  сумга кадәр;
• бушлай комплекслы медицина ярдәме; 
• инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына социаль хезмәт күрсәтү.
Һәлак булган геройларның гаиләләренә
• гаиләгә иминият буенча түләү – 12 400 000  сум; 
• махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү – 2 000 000 сум;
• һәлак булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаиләләренә айлык түләү – 2 283 сум;
• Россиянең һәлак булган геройларының гаиләләренә айлык акчалата түләү – 89 675 сум;
• җирләү чыгымнарын түләү; 
• бурычларны исәптән чыгару, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр буенча да;
• шәхси йортны ремонтлау өчен акча бирү.

Контракт буенча хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия телефоны 8 (800) 222-59-00

«Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге 8 (843) 299-17-71

Россия, Татарстан Республикасы, Казан, Воровский урамы, 25 (Төньяк вокзал метро станциясе янында).

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев