Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Конверттагы хезмәт хакы лаеклы пенсиягә юл яба

Конверттагы хезмәт хакы лаеклы пенсиягә юл яба, шуны онытмагыз.

Керемнәрне легальләшерү һәм эшләүче кешеләр тиешле хезмәт хакы алсын өчен оештырылган район ведомоствоара комиссия янәдән үзенеӊ утырышын үткәрде. 

— Бүген бирегә дәүләт тарафыннан куелган уртача хезмәт хакын түләмәүчеләр чакырулы, — диде район башкарма комитеты һәм комиссия җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. — Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә уртача хезмәт хакы 16 мең 242 сум түләнергә тиеш, ә эшмәкәрләрдә — 19 мең 565 сум. Бүгенге көндә районыбызда 0,5 ставкага куеп кына эшләтүчеләр дә, хәтта 0,2, 0,3 ставка белән хезмәт хакы түләүчеләр дә бар. Безгә шушы очраклар белән көрәшергә кирәк.

Әлеге комиссиягә иң беренче булып районыбызның ике авылында кибет тотучы шәхси эшмәкәр керде. — Кибетче кызлар яртышар көн генә эшлиләр, 12 мең сум хезмәт хакы алалар, — диде ул. 

— Документларда күренгәнчә, сезнең эштә хокук бозу күренә, — диделәр комиссия әгъзалары. Шәхси эшмәкәр документлардагы сан белән танышканнан соң, салым инспекциясе аша дөресләп бетерербез, биредә ниндидер буталчык килеп чыккан, диде.

Районыбызның тагын бер эшмәкәрендә һәрбер хезмәткәр 0,5 ставкага эшли һәм аларның хезмәт хакы ун мең сумга да тулмый икән. 

erid: 2VtzqwTSgT9

— Дөрес хезмәт хакыгызны яшерәсез, конверт белән түләү бара сездә. Тикшерү оештырмыйча булмас сезгә, — диделәр комиссия утырышында катнашучылар. Хуҗасы урынына килгән бухгалтер бу урында әйтер сүз тапмады. Дөрес сүзгә җавап юк, диюләре шушыдыр.

Бистәбездә эшләүче бер эшмәкәр дә чакырылучылар исемлегендә бар иде, ләкин бухгалтеры гына җавап тотарга килгән. — Эше бармый инде аның, эшчеләре китеп бетте, — диде бухгалтер. 

Комиссиягә килүчеләрнең һәрберсенә дә уртача хезмәт хакларының ничә сум булуы янәдән ассызыклап әйтелде. Ун меңгә генә бер урында эшләүче кеше барлыгына шикләндерә, шулай да булмас диеп тә булмый. Конверттагы хезмәт хакы лаеклы пенсиягә юл яба, шуны онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9