Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч: яшүсмер 10 каттан сикергән, сәбәбе ачыкланган

Малайның гаиләдә бердәнбер бала булуы билгеле.

Казан шәһәренең элиталы гимназияләренең берсендә укучы 14 яшьлек баланың ни өчен үз-үзенә кул салуы билгеле булды.

Малайның гәүдәсен узган пәнҗешәмбедә Казандагы Универсиада проспектындагы күпфатирлы йорт янында тапканнар.

KazanFirst ачыклаганча, малай Казан үзәгендә дәрәҗәле гимназияләрнең берсендә укыган. Мәктәптә яшүсмер үзен бик тырыш укучы буларак күрсәткән. Ул шахмат белән шөгыльләнгән, рус теле буенча олимпиадаларда җиңүче булган. Килеп чыккан хәл бөтен мәктәп өчен чын фаҗига булган.

Малай бу фаҗига алдыннан сыйныфташларына смс-хат язып җибәрүе ачыкланган. Анда ул ялгызлыктан бик арыганлыгын әйтә. Дуслары, сөйләшергә һәм коткарырга өметләнеп, шунда ук аның янына киткәннәр. Ләкин инде соң була. Яшүсмер 10 каттан сикергән. Ул урында җан биргән. Малайның гаиләдә бердәнбер бала булуы билгеле.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев