Күрше Арча районында берәү 7 килограмм киндер үстергән
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Арча районыныӊ 38 яшьлек бер кешесе полиция тарафыннан үз хужалыгында киндер үстергән өчен тоткарланган.
Аерым йортта яшәүче, бу киндерне сату өчен түгел, бары үзем куллану өчен генә җитештердем, дип аӊлатма биргән. Өйдә шулай ук 0,45 грамм мәк саламы да табылган. Шунысын әйтергә кирәк, өйнеӊ подвал өлешендә киндер үстерү өчен чын мәгънәсендә соӊгы фән казанышларына таянып лаборатория булдырылган. Анда тиешле дымлылык һәм җылылык, яктылык автомат рәвештә көйләнә торган булган. Хәзергә тоткарланучы өй сагы астында калдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев